Гомуми төшенчә. Лексик-семантик мәгънәсе буенча сыйфат п р е д м е т б и л г е с е н белдерә. Яңа кием, кояшлы көн, зәңгәр чәчәк,озын юл, текә тау һ.б.
Морфологик яктан сыйфат – төрләнми торган сүз төркеме. Аңа бары тик д ә р ә җ ә к а т е г о р и я с е генә хас.
Синтаксик яктан сыйфатлар җөмләдә күбрәк исем белән белдерелгән җөмлә кисәген ачыклап, а е р г ы ч ролендә кулланылалар, х ә б ә р булып киләләр:
а) Тәрәз ачып, бер чибәр кыз толымын тарап тора. Зәңгәр күктә ак бер болыт тукталып карап тора (Р.Фәйзуллин). Уяна иркенболыннар, ачыла гөл керфекләре (С.Хәким);
б) Вак яңгыр сибәли. Үләннәр, яфраклар юеш. Аяк асты тайгак, пычрак (И.Гази). Түреш өстендә ефәктәй юка гына ак томан тибрәнә. Көн тымызык, эссе, бөркү (Ә.Еники).
Кайбер сыйфатлар шулай ук фигыльне ачыклап хәл функциясендә дә килергә мөмкин: яхшы укый, матур яза, төз йөри һ.б. Аума, ауматуп-туры тор. Төз утыр, яхшы утыр (Г.Тукай).
Сыйфат ачыклаган сүз с ы й ф а т л а н м ы ш дип атала. Морфологик яктан сыйфат сүз төркеменең үзенчәлеге шунда: сыйфатланмышы белән килгәндә, ул төрләнми. Мәсәлән, яхшы китап, яхшы китапны, яхшы китаплар һ.б. Рус телендә исә, мәсәлән, сыйфатлар, исемнәр кебек үк, килеш, сан белән төрләнәләр, род категориясе буенча ачыкланган сүз белән ярашалар: хорошая книга, хорошой книги, хорошие книги, хороший урок һ.б.